Талантлар чираттагы бәйгедә
Бу юлы Лаешта үткән "Тургай" Бөтенроссия фестивалендә. Бирегә Татарстан районнары һәм шәһәрләре музыка мәктәпләреннән катнашучылар җыелды. Анда Аксубайның Балалар сәнгать мәктәбенә һәм район Мәдәният йортына йөрүче укучылар катнашты. Наилә Крайнова тәрбияләгән балалар матур чыгыш ясадылар. Ильяс Исмәгыйлевкә I дәрәҗә лауреат дипломы бирелде, Никита Семенов һәм Илшат Яруллин өлкән төркемдә призерлар...
Бу юлы Лаешта үткән "Тургай" Бөтенроссия фестивалендә. Бирегә Татарстан районнары һәм шәһәрләре музыка мәктәпләреннән катнашучылар җыелды.
Анда Аксубайның Балалар сәнгать мәктәбенә һәм район Мәдәният йортына йөрүче укучылар катнашты.
Наилә Крайнова тәрбияләгән балалар матур чыгыш ясадылар. Ильяс Исмәгыйлевкә I дәрәҗә лауреат дипломы бирелде, Никита Семенов һәм Илшат Яруллин өлкән төркемдә призерлар булдылар.
"Рәсем сәнгате" номинациясендә Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Кристина Серкова һәм Людмила Жирнова кулы астында шөгыльләнгән укучылар Мария Краснова, Дарья Архипова, Ксения Жаркова һәм Ксения Цветкова лауреат булдылар, "Декоратив-кулланма сәнгать" номинациясендә Арина Безрукова, Кирилл Лимонов һәм Алиса Серкова лауреат исемен алдылар. Ә укытучылар үзләре исә мастер-класслар күрсәттеләр һәм шуның өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр. Айгөл Архипова һәм Зәйнәп Сәлиховада сәнгать белеме алган балалар "Вокал-соло" номинациясендә билгеләп үтелделәр. "Хореография-соло" номинациясендә Майя Макарова укучысы Софья Крайновага уңыш елмайды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев