Путин Рус Православие чиркәвенең һәм башка христиан конфессияләренең кешеләр арасында татулыкны һәм иминлекне саклаудагы, динара һәм милләтара диалогны үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.
Президент Владимир Путин православие христианнарын һәм барлык Россия халкын Пасха бәйрәме белән котлады. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
«Тормыш, игелек һәм гаделлек тантанасын гәүдәләндерә торган Пасха бәйрәме бик зур әхлакый мәгънәгә ия. Ул ышаныч, өмет, якыннарыбызга ярдәм итәргә омтылыш уята», — дип Президент сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.
Путин Рус Православие чиркәвенең һәм башка христиан конфессияләренең кешеләр арасында татулыкны һәм иминлекне саклаудагы, динара һәм милләтара диалогны үстерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.
Нет комментариев