Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Үтерүче кайнар эздән табылган

Аксубайда рәхимсез рәвештә кеше үтерү факты булды.

89 яшьлек тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны мәете Аксубай бистәсенең Садовая урамында көч кулланып үтерү билгеләре белән, әбинең үз йортында табыла.

Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында хәбәр ителә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган.

Дөрес планлаштырылган тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары барышында, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән 30 яшьлек җирле кеше тоткарланган.

Беренчел версия буенча, 18 сентябрь кичендә, ир зыян күрүченең өенә үтеп керә һәм башына үтүк белән суга, шулай ук муенына җеп сала. Пенсионер әби алган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирә. Җинаятьче өйдә табылган акчаларны ала һәм җинаять урыныннан кача.

Иртән тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранының мәетенә, аңа өй эшләрендә ярдәм иткән социаль хезмәткәр тап була. Ул полиция хезмәткәрләрен чакырта да.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев