Түбән Кама районында югалган балыкчыны эзлиләр
Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама районында югалган балыкчыны эзлиләр

Татарстанның Түбән Кама районында балык тотарга киткәннән соң югалган 40 яшьлек ир-атны коткаручылар эзли.

Бу хакта һәлакәт булган урыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты хәбәр итте.

«Билгеле булганча, кичә 40 яшьлек ир-ат балык тотарга киткән һәм бүтән күренмәгән. Соңгы тапкыр аны сишәмбе, 5 ноябрьдә, көндезге сәгать икеләрдә күргәннәр. Поповка авылы янындагы елга ярында мотоциклы, өреп кабартылган көймә һәм әлеге кешенең шәхси әйберләре табылды», - дип сөйләде агентлыкның үз хәбәрчесе.

Хәзер урында 6нчы зона-коткару хезмәткәрләре эшли. Балыкчыны эзләү дәвам итә. Ир-атның батып үлү ихтималы да юк түгел.
 

Фото: Валентин Кулагин


Нет комментариев