Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда текә ярдан елгага төшеп киткән машинаның йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига кичә кич республиканың Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында Ык елгасында булган.

Татарстанда җиңел автомобиль текә ярдан елгага егылып төшкән һәм суга баткан, йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22.38 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында Ык елгасында җиңел машина батуы хакында хәбәр килгән.

Агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан «Татар-информ»га белдергәнчә, икенче бер автомобильнең йөртүчесе әлеге вакыйганың шаһиты булган. Ул «Лада» автомобиленең текә ярдан төшеп, елгага батуын күреп торган.

«Туганнары ир-атны машинадан чыгарырга тырышып караса да, аны таба алмаган», — диде агентлык хәбәрчесе.

Бүген иртән водолазлар ярдан биш метр читтә су төбенә киткән автомобильгә юлыккан һәм аннан 54 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев