Татарстанда ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсен хастаханәгә алып киткәннәр.
Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кичке унда М7 трассасының 816нчы чакрымында Мәскәүдән килүче - «Форд Карго» һәм Удмуртия Республикасы номерлары куелган «Даф» автомобильләре бәрелешкән.


Авария нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган «Форд» шоферын хастаханәгә озатканнар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: очевидцы
Нет комментариев