Татарстан коткаручылары машиналары юл кырыена төшеп киткән ике ир-атны тапкан
Хәвеф-хәтәр

Татарстан коткаручылары машиналары юл кырыена төшеп киткән ике ир-атны тапкан

Юл-транспорт һәлакәте Чистай районында Змеево авылы күпере янында булган.

Татарстанда ике ир-атның машинасы юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Кичә ике ир-ат Чистай шәһәреннән юлга чыккан һәм Змеево авылы күпере тирәсендә, идарәне үти алмыйча, машиналары кюветка төшеп киткән.

Тиздән вакыйга урынына коткаручылар отряды килә, алар башта машинаны, ә аннары Змеево авылы янында ир-атларның үзләрен табып ала.

Ирләр өшегән, әмма аларга медицина ярдәме кирәк булмаган, аларны туганнарына тапшырганнар. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев