Гөмбәчеләр Байлар Сабасы янындагы урманда адашкан.
Татарстанда коткаручылар гөмбә җыйганда адашкан хатынга һәм аның балаларына урманнан чыгарга булышкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Гөмбәчеләрнең урманда адашуы турындагы хәбәр коткаручыларга кичә иртәнге унберенчедә килгән. 50 яшьлек хатын-кыз үзенең 18 һәм 9 яшьлек кызлары белән Байлар Сабасы янындагы урманга киткән, әмма күпмедер вакыттан соң урманнан үзләре генә чыга алмаячакларын аңлаган.
Коткаручылар адашкан гөмбәчеләрне ике сәгатьтән соң табып, урманнан алып чыккан.

Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Нет комментариев