Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Казанда яшәүче хатын-кыз аферистларга 126 мең сум акча күчергән

Үз картасы белән мошенниклык гамәлләрен туктатырга теләп, 23 яшьлек кыз үзе интернет-аферистлар корбаны булган.

Казанда яшәүче бер хатын-кыз, кирәкмәгән кредиттан баш тартып, аферистларга 126 мең сум акча күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда «Ямашев» полиция бүлегендә 23 яшьлек кыз гариза калдырган, ул билгесез кешеләргә 126 мең сум акча күчерүен сөйләгән.

Ул банктан шалтыратучының 100 мең сумлык кредитка биргән гаризагыз уңай хәл ителде, дигән сүзенә ышанганлыгын әйткән. Кыз гариза бирмәвен һәм кредитка мохтаҗ булмавын аңлаткан. Ялган банк хезмәткәре аны мошенник гамәлләренең мөмкин булуына һәм аны туктатырга кирәклегенә инандырган.

Ышанып, Казанда яшәүче әлеге хатын-кыз кредитка 100 мең сум акча рәсмиләштергән, аннары бу акчаларны алып, билгесез телефон номерларына күчергән. Шул ук ысул белән ул шәхси акчасын – 26 меңен дә югалткан.

Караклык турында эш кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә; таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат җиткермәскә; билгесез счетларга акча күчермәскә; таныш булмаган кешеләр җибәргән яки интернетта сатып алучы- сатучылардан булган шикле сылтамаларны ачмаска; уяу булырга һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә киңәш итә. Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә 02 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев