Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда исерек ир-ат үз фатирында газ шлангын кисеп, шуңа ут төрткән

Биш катлы йортның беренче катындагы фатирда газ шлангы, счетчик һәм аш бүлмәсендәге һава суыру торбасы янган.

 

Чаллыда исерек хәлдәге 35 яшьлек ир-ат, төнлә үз фатирында газ шлангын кисеп, аңа ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 0.21 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яңа шәһәрдәге 32/3нче йортның беренче катындагы фатирда газ торбасы януы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урынга биш минут эчендә килеп җиткән 55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре беренче каттагы фатирда яшәүче исерек хәлдәге 35 яшьлек ир-атның газ шлангын кисеп, аңа ут төртүен ачыклаган. Нәтиҗәдә газ шлангы, счетчик һәм аш бүлмәсендәге һава суыру торбасы янган.

Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләүнең кирәге чыкмаган – янгынны ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр.

Гадәттән тыш хәл булган урынга газ хезмәтендә эшләүчеләр килеп, фатирдагы торбаны япкан. Ут төртүчене полиция бүлегенә алып киткәннәр. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев