Аксубайда аздан гына ике өй янмый калды
9 март төнендә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Пролетар урамында янгын чыга.
Шәхси хуҗалыкта гараж януы турындагы хәбәр шаһиттан 0.35 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәндә гомуми күләме 75 кв. метр тәшкил иткән гараж һәм мунча ялкын телләре белән камап алынган була. Янгынның өйгә һәм күрше йортка күчү куркынычы да була.
Янгын сүндерүчеләрнең оператив, бердәм гамәлләре ялкын телләренә киртә куярга һәм тагын да аянычлырак нәтиҗәләрне булдырмый калырга ярдәм итә.
Янгын күзәтчелеге инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, янгын чыгуның сәбәбе – мунча миченең артык кызуы.
Аксубай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мич җиһазларыннан кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгының берничә гади кагыйдәсен үтәү турында искә төшерә:
- кабызылган мичләрне һәм каминнарны караучысыз калдырмаска, шулай ук аларны күзәтүне балаларга да йөкләмәскә.
- мич алдына, мичкә янәшә һәм шулай ук алар өслегенә ягулык, тиз янып китүчән башка материалларны куймаска.
- мичләрне, каминнарны кабызганда бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка тиз янып китүчән матдәләр кулланмаска.
- күмер, кокс һәм газ белән ягу өчен билгеләнмәгән мичләрне әлеге төр материаллар белән якмаска.
- мичкә аның авызына сыймаган озын утыннар тыкмаска.
Моннан тыш, мичләрне ишекләрен япмыйча ягарга, алар өслегендә киемнәр, аяк киемнәре киптерергә, мичләр янына төрле ягулык материаллары куярга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев