Аксубай районында тагын бер мунча янды
Иске Мокшино авылындагы шәхси йортларның берсендә җылыту мичен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү янгын чыгуга китергән.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына караганда, янгын 13 июньдә булган һәм шәхси хуҗалыктагы мунчаны юк иткән.
– Күпчелек очракта янгын чыгуда гражданнарның ваемсызлыгы, игътибарсызлыгы сәбәп булып тора – ут белән саксыз эш итү, мичләрне һәм төтен юлларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, – дип шәрехли күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән тикшерүчесе Рәсим Ислямов. – Гражданнардан көнкүрештә саклык һәм куркынычсызлык чараларын үтәүләрен сорыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев