Аксубай районында берәү 11 төргәк саламны ут төртеп яндырган
Ел башыннан Аксубай районында 38 янгын чыккан.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Әмма янгыннарның төп өлеше торак секторда булган. Торак секторда ут китергән матди зыян 2 204 659 сум тәшкил иткән.
Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов билгеләп үткәнчә, торак секторда янгыннар килеп чыгуга китергән төп сәбәпләр: ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләрен, төтен юлларын яисә электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен техник бозу, балаларның ут белән шаяруы, аңлы рәвештә милекне ут ярдәмендә юк итү (зыян китерү).
2020 елның ноябрь аенда район территориясендә 3 янгын чыккан. 2020 елның 19 ноябрендә Аксубайда шәхси торак йортларның берсендә янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә торак йортның түбәсе янып бетә, верандасына зыян килә. Янгын чыгуга китергән сәбәп – электр җиһазын кулланган вакытта техник кагыйдәләрне бозу.
2020 елның 22 ноябрендә Савгач авылында ярдәмче хуҗалык бакчасында өеп куелган салам төргәкләре яна. Ут нәтиҗәсендә 11 төргәк салам юкка чыга. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
2020 елның 29 ноябрендә Карасу авылында шәхси хуҗалыкта агач мунча янып китә. Ут мунчаның бүрәнәләрен дә, түбәсен дә хәрабәләргә әйләндерә. Янгын чыгуга китергән сәбәп - электр җиһазын кулланган вакытта техник кагыйдәләрне бозу.
Шуны истән чыгармаска кирәк: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү ут чыгуны кисәтергә һәм бәлага юл куймаска мөмкин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев