Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районы кешесе торакка канунсыз үтеп кергән һәм хайван белән рәхимсез мөгамәлә кылган өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем ителгән

Аксубай район суды торакка канунсыз үтеп кергән һәм хайван белән ерткычларча мөгамәлә кылган өчен элек хөкемгә тартылган ир-атка карата ике елга шартлы рәвештә сынау срогы белән, өч елга иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Суд матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2020 елның 10 мартында, кичке вакытта, исерек килеш, ир-ат аксубайлыларның өенә чакырылмаган кунак булып килә. Аңа ишекне хуҗаларның кече яшьтәге уллары ача, ул әти-әнисенең өйдә юклыгын әйтә һәм аны кертергә теләмәвен белдерә. Шуңа да карамастан, гаепләнүче йорт верандасына рөхсәтсез керә. Өлкәннәрнең өйдә юклыгына инангач, ишегалдына чыга. Тик моның белән генә тынычланмый, аның игътибарын бәләкәй эт баласы җәлеп итә.

Җинаять эше материалларыннан билгеле булганча, кечкенә баланың күз алдында, гомумкешелек сыйфатларына, гуманлы принципларга игътибар итмичә, ул кулына зур көрәк алып һәм аны корал буларак кулланып, ике атналык эт баласына дүрт тапкыр суга, җәрәхәтләрдән көчек үлә.

Суд хөкемгә тартылучының кылган гамәлләрен чит кеше торагына канунсыз керү, анда яшәүче затның ихтыярына каршы килеп, кечкенә баланың күз алдында, хулиганлык ниятеннән, хайван белән ерткычларга мөгамәлә кылу буларак квалификацияләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев