Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилярны котладылар

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов үзенең урынбасары Илшат Заһидуллин белән бергә Яңа Ибрайда гомер кичерүче хезмәт ветераны Нурислам Минабетдин улы Фәттаховны 90 яшьлек юбилее белән кайнар котладылар. Котлауларга һәм изге теләкләргә Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров тә кушылды. Тантана гаеплесе район җитәкчелеге...

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов үзенең урынбасары Илшат Заһидуллин белән бергә Яңа Ибрайда гомер кичерүче хезмәт ветераны Нурислам Минабетдин улы Фәттаховны 90 яшьлек юбилее белән кайнар котладылар.

Котлауларга һәм изге теләкләргә Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров тә кушылды. Тантана гаеплесе район җитәкчелеге һәм шулай ук Россия Президенты Владимир Путин исеменнән дә котлаулар һәм теләкләр кабул итте.

Юбиляр шаяртырга яратса да, сәяси вакыйгалар белән дә җитди кызыксына. Тормыш юлындагы бик күп кызыклы хәлләр турында сөйләде ул.

Нурислам Минабетдин улы гомере буена колхозда терлекчелектә, төзелештә һәм башка төрле эшләрдә хезмәт куйган.

- Нурислам бабайның тормыш тәҗрибәсе зур. Ул җор телле, аралашучан, ачык күңелле кеше, - дип сөйләде аның турында Шәүкәт Кәбиров. Авылда 90 яшьлек чикне узган тагын дистәгә якын кеше барлыгын да әйтеп үтте.

Өлкән яшьтә булуына, дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы елларда авыр хезмәттә бил бөгүенә карамастан, юбилярның тормышны яратуы, оптимизмы сакланып калган.

- Өлешемә тигән авырлык-кыенлыклардан беркайчан да сыгылып төшмәдем, хатыным белән шатлыкларны бергә бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яшәдек. Балаларга лаеклы тәрбия бирергә тырыштык, алар безнең 4әү. Хәзер исә онык-оныкчыкларыбызга куанып яшибез, - дип хис-кичерешләре белән бүлеште Нурислам Минабетдин улы. - Без бергә 65 ел тату гомер кичерәбез. Мондый бәхет барысына да елмайсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев