Япон сугышы катнашучысына – 90 яшь
Аксубай районы житәкчелеге сугыш ветеранын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Рәхимҗан Закирҗан улы Хәйретдинов Яңа Үзи авылында туып үсә. Яшьтәшләре кебек үк ат һәм сыер җигеп, сабан сөрү, җир тырмалау, көлтә ташу, урман кисү эшләрендә катнаша. 1943-44 елларда хисапчы ярдәмчесе булып эшли. 1944 нче елда армия сафларына чакырыла, сугышны...
Аксубай районы житәкчелеге сугыш ветеранын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.
Рәхимҗан Закирҗан улы Хәйретдинов Яңа Үзи авылында туып үсә. Яшьтәшләре кебек үк ат һәм сыер җигеп, сабан сөрү, җир тырмалау, көлтә ташу, урман кисү эшләрендә катнаша. 1943-44 елларда хисапчы ярдәмчесе булып эшли.
1944 нче елда армия сафларына чакырыла, сугышны Тын океан флотының десант гаскәрләрендә башлый. 1945 елның август аенда аларның гаскәрләрен Япония ягына күчерәләр.
- Без һәрвакыт бик киеренке халәттә идек, - дип сөйли Рәхимҗан абый. - Япония тарафыннан провокацияләр безне киеренке хәлдә тотты. Япон очкычлары төнлә 2-3 тапкыр очып әйләнеп узалар иде. Аларның техникаларына атмасак та, кисәтү утлары ясый идек.
Ул Кореяның Сесин һәм Гензан шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1946 елда Владивосток шәһәрендә хезмәтен дәвам итә. 7 ел хезмәт иткәннән соң 1951 елда туган авылына кайта.
Сатучы курсларын тәмамлый, 2 ел Аксубайда универмаг директоры булып эшли. 10 ел - Васильевода, аннары - Светлогорскидагы урман хуҗалыкларында хезмәт куя. Хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Рәхимҗан Закирҗан улы Яңа Үзи авылында кызы тәрбиясендә.
Район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Илшат Заһидуллин юбилейга күркәм миссия белән килгәннәр. Алар ветеранны котлап, аның хәрби батырлыгы һәм хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, РФ Президентының котлау хатын укыдылар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев