Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ватан сагында

Аксубайлы Илнур Сәрвәртдинов армиягә узган елның җәендә китә. Аксубай лицееның чыгарылыш укучысы армиягә алынганчыга кадәр Әлмәт нефть техникумында һөнәр үзләштерергә өлгерә. Аны хәзерге вакытта абруйлы саналган РФның Милли гвардиясе гаскәрләренә билгелиләр. Яшь сугышчы Тольятти шәһәрендә өйрәнүләр уза. Хезмәтен дәвам итү өчен аны Казанга күчерәләр. "Хокук тәртибен саклау һәм җәмәгать иминлеген...

Аксубайлы Илнур Сәрвәртдинов армиягә узган елның җәендә китә.

Аксубай лицееның чыгарылыш укучысы армиягә алынганчыга кадәр Әлмәт нефть техникумында һөнәр үзләштерергә өлгерә. Аны хәзерге вакытта абруйлы саналган РФның Милли гвардиясе гаскәрләренә билгелиләр. Яшь сугышчы Тольятти шәһәрендә өйрәнүләр уза. Хезмәтен дәвам итү өчен аны Казанга күчерәләр. "Хокук тәртибен саклау һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча хәрби-хезмәт бурычларын үтәгәндә аерылып торганы, күрсәткән шәхси казанышлары, үҗәтлеге өчен" бирелгән Мактау кәгазе һәм "Милли гвардиянең моторизацияләнгән махсус хәрби частенең 50 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләнүе якташыбызның намуслы хезмәте турында сөйли. Илнур әти-әнисе - Рамилә Марс кызы һәм Мансур Таҗетдин улы илгә лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәре өчен хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты алганнар.

- Илнур армиягә үз теләге белән китте, - дип сөйли әнисе. - Хезмәтеннән бер дә зарланмый, барысына да канәгать. Җәйгә күп калмады инде, улыбызның исән-сау әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез.

Илнур мәктәптә дә, техникумда да яхшы укый. Иптәшләре кебек төрле спорт ярышларында катнаша, хоккей уйнарга ярата. Хәзер аның төп бурычы - Ватанга хезмәт итү һәм ул аны намус белән үти дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев