Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Участковый да, җитәкче дә булган

ЭЭМ ветераны Илгиз Шәфигуллин үзенең 65 яшен билгеләп үтте.

Ул Яңа Дума  авылында туа гаиләдә өлкән бала булып дөньяга килә. 1971 елда авылда урта мәктәпне тәмамлый һәм «Восход» совхозында гади эшче булып эшли башлый. 1972 елның ноябрендә Совет Армиясе сафларына алына һәм Свердловск өлкәсендә эчке гаскәрләрдә взвод командиры вазыйфасында өлкән сержант званиесендә хезмәт итә. Армия сафларыннан кайтканнан соң СПТУ-22 гә тракторчы-машинист белгечлеге буенча укырга керә.

ВЛКСМ райкомы тәкъдиме буенча 1975 елның июнендә Аксубай район эчке эшләр идарәсенә дежур ярдәмчесе итеп эшкә җибәрелә. Өч елдан соң кече лейтенант Шәфигуллин участок полиция хезмәткәре итеп куюларын сорый  һәм аңа алты торак пункт кергән Аксубай һәм Кәкре Күл авыл советларын ышанып тапшыралар.

- Участковыйның эше - бик четерекле, әмма кызыклы да, - дип саный Илгиз Чыңгыз улы.– Син тәүлек әйләнәсе эштә, тәүлек теләсә кайсы вакытында ишек шакысалар, я булмаса  өй телефонына шалтыратсалар, син тиз арада кешеләргә ярдәмгә ашыгасың.

Хезмәт белән беррәттән ул читтән торып Чистай совхоз-техникумына укырга керә, «инженер-механик» белгечлеге буенча белем ала, бу да эштә нык ярдәм итә – авыл кешеләренең автопаркында ремонт эшләре барышында техниканы яхшы  белүче участковыйның  кешеләр арасында абруе яулана.  Шулай итеп тәҗрибә дә, һөнәри осталык та арткан.

1984 елның ноябрендә перспективалы хезмәткәр буларак, Аксубай район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге Илгиз Шәфигуллинны ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы вазыйфасына тәкъдим итә. Бу бүлекчә өчен иң яхшы еллар иде. Шәфигуллин җитәкчелегендә үзәкләштерелгән сак пульты эшли башлады, шәхси состав 160 кешегә җитте, гараж төзелде, административ бина ремонтланды һәм бүлекчәнең автопаркы арттырылды.

Хезмәт иткән вакытта Илгиз Шәфигуллин берничә тапкыр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бүләкләренә лаек булды. Барлык дәрәҗәләрдәге «Мактауга лаеклы хезмәте өчен», «Милиция отличнигы», «ЭЭМда яхшы хезмәте өчен» медальләре, «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале, Эчке эшләр министрлыгының юбилей медальләре, грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгән. Ул ОВО начальнигы вазыйфасында  16 ел эшли, Эчке эшләр министрлыгы системасында чирек гасыр эшләгәч, лаеклы ялга китә.

Илгиз Чыңгыз улының эшендә ышанычлы ярдәмче булып, хатыны Фәнүзә була. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кече улы Илнар КДУның юридик факультетын тәмамлап әтисе эшен дәвам итә, ул  җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченный булып хезмәт итә. Пенсиягә чыкканнан соң Илгиз Шәфигуллин районның көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатын торгызуның башында тора, ә бүген эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев