Тормыш нәтиҗәсе – оныклар горурлыгы
Хезмәт ветераны Мәгүзә Гатина үзен юбилее белән тәбрикләргә килгән дәрәҗәле кунакларны сау-сәламәт һәм күтәренке кәеф белән каршы алды. - Илебез өчен авыр булган елларда сез туктаусыз фидакарь хезмәт куйдыгыз, район, республика үсешенә бәя биреп бетергесез өлеш керттегез, - диде ветеранга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов. - Ару-талуны белми намуслы...
Хезмәт ветераны Мәгүзә Гатина үзен юбилее белән тәбрикләргә килгән дәрәҗәле кунакларны сау-сәламәт һәм күтәренке кәеф белән каршы алды.
- Илебез өчен авыр булган елларда сез туктаусыз фидакарь хезмәт куйдыгыз, район, республика үсешенә бәя биреп бетергесез өлеш керттегез, - диде ветеранга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов. - Ару-талуны белми намуслы хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Район җитәкчесе РФ Президенты Путинның котлау хатын ирештерде, район исеменнән гөлләмә, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырды.
Мәгүзә Хәсәнша кызын район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да кайнар котлады.
Ветеран дустанә җылы мохиттә үткән гомер елларын хәтерендә яңартты. Ул буын кешеләренә авыр вакытларны үз җилкәләрендә кичерергә туры килә. Мәгүзә Хәсәнша кызы Тукай поселогында туып үсә, сугыштан яраланып кайткан Шакир Вәгыйз улына тормышка чыга. Көнне төнгә ялгап хезмәт куялар, өй җиткезәләр, балалар үстерәләр. 70 нче еллар башында Гатиннар гаиләсе Трудолюбовога күчеп килә. Кабаттан үз көчләре белән яңа өй салалар. Өй хуҗабикәсе җирле мәктәпкә эшкә урнаша һәм лаеклы ялга да шуннан китә. Гатиннар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген бу зур тату гаилә. Әбинең сигез оныгы, биш оныкчыгы бар, тиздән алтынчысы дөньяга аваз салачак. Балалары төрлесе төрле якка таралышкан булсалар да, яраткан әниләрен, әбиләрен онытмыйлар. Мәгүзә Хәсәнша кызы Аксубайда, кызы Галия гаиләсендә яши. Икенче кызы Гөлшат та район үзәгендә булганга, әнисенең хәлен һәрдаим белеп тора. Нурлаттан кызы Алия, Трудолюбоводан улы Алим дә әниләре янында еш кунак.
Оныкларының да лаеклы тормыш юлыннан барулары әби өчен зур горурлык. Үзенең күз алдында буй җиткән Самат һәм Рәмис мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Оныклары Руслан һәм Дамир турында да зур горурлык хисләре белән сөйли ул - алар икесе дә хәрбиләр. Дамир Таҗикстанда РФ илчелегендә эшли.
Мәгүзә Хәсәнша кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан бик күп котлаулар кабул итте. Балалары һәм оныклары аңа сәламәтлек һәм озын гомер телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев