Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Рәхәт тормыш буласына ышанып яшәгән

Иске Ибрай авылында яшәүче хезмәт ветераны Зәкия Сәлаховага 90 яшь тулды.

Ул үзенең юбилеен шундый матур итеп каршы алды: күтәренке кәеф, матур киенгән, бәйрәм өстәле тәмле-татлы ризыклар белән тулы. Туган көнен тантаналы шартларда билгеләп үтәргә Самарадан кайткан улы Вәлиәхмәт белән оныгы ярдәм итте.

Ветеранны котларга район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Марс Дәүләтшин да килгән иде. Ул юбилярга район иминлеге хакына озак еллар хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде, 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм район бүләкләрен тапшырды. Котлауларга районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миңнегулов та кушылды. Алар тантана гаеплесенә сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.

– Безне, ветераннарны искә алуыгыз өчен үзегезгә дә зур рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек һәм игелек телим, – диде юбиляр.

Район җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу бик җылы, уңай атмосферада узды. Кунакчыл хуҗабикә үзе турында сөйләде.

Ул чор кешеләре сыман Зәкия Салих кызы да авырлыкларны күп күргән. Аның бөтен гомере шушы авылда үтә: шунда туып-үскән, бөтен авыл баласы кебек, балачактан ук колхоз эшләрендә эшләп чыныга.

Сугыштан соң кияүгә чыга һәм ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Күп еллар терлекчелектә эшли. Ул елларда фермада эшләү кыенлыклары сөйләп бетергесез була, чөнки барысы да кулдан эшләнгән: сыер саву белән беррәттән азык та ташыганнар, тирес тә чистартканнар...

– Әмма без төшенкелеккә бирелмәдек, тату яшәдек, ничек кенә авыр булмасын, тормышка шатландык, – дип искә ала ветеран. - Тормыш яхшы булыр, дип ышандык һәм менә рәхәт вакытлар җитте.

Салаховлар ике ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балта остасы булып эшләгән ире 1997 елда вафат була. Туксан яшенә җиткәндә Зәкия Салих кызы үзенең көндәлек терәге булган улы вафатын кичерә.

Калган балалары шәһәрдә урнашканнар. Ике ел элек абыйсы вафат булгач, өлкән улы Вәлиәхмәт әнисен карау өчен Иске Ибрай авылына күчеп кайта. Бүгенге көндә улы өйне, хуҗалыкны тәртиптә тота, әнисе турында да кайгырта. Зәкия Сәлах кызының 12 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев