Кешеләр иминлеге өчен хезмәт куйды
Пенсия фонды ветераны Виктор Сергеев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Виктор Иванович гомер буена кешеләр иминлеге өчен хезмәт куя һәм бүген дә үзе башкарган эшнең җимешләрен татып яши. Аның тормыш тәҗрибәсе бай. 1947 елда ул III Интернационал поселогында дөньяга килгән. Шул елны әтисе сугышта алган яралардан вафат була. Шулай итеп,...
Пенсия фонды ветераны Виктор Сергеев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Виктор Иванович гомер буена кешеләр иминлеге өчен хезмәт куя һәм бүген дә үзе башкарган эшнең җимешләрен татып яши. Аның тормыш тәҗрибәсе бай. 1947 елда ул III Интернационал поселогында дөньяга килгән. Шул елны әтисе сугышта алган яралардан вафат була. Шулай итеп, малай гаиләдә бердәнбер ир-егет булып үсә. Армия сафларында (Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә) хезмәт итеп кайтканнан соң күпмедер вакыт "Октябрь" колхозында слесарь, механизатор булып эшли. Егетнең оештыру сәләтенә ия булуын күреп алып, Трудолюбово авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Ике елдан КПССның Аксубай район комитеты аппаратына күчерәләр. Инструктор, аннан соң партия район комитетының гомуми һәм оештыру бүлеге мөдире булып эшли.
- Район башкарма комитеты рәисе Малихов, КПСС район комитетының беренче секретарьләре Исаев, Кәримов, башта "Октябрь" колхозы рәисе аннары район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып хезмәт куйган Бакиров кебек җитәкчеләр белән эшләвемә бүгенге көндә дә шатланып бетә алмыйм. Алар минем өчен хезмәткә мөнәсәбәт үрнәге булдылар, - дип искә алды юбиляр.
Туксанынчы еллар илебез өчен генә түгел, Виктор Иванович өчен дә катлаулы һәм актив хезмәт таләп иткән чор була. Бик күп сынаулар аша үтәргә туры килә.
1991 елның августында аны Аксубай районы буенча ПФР идарәсе өлкән вәкиле итеп раслыйлар. Бу чорда Пенсия фонды тармагы зур үзгәрешләр кичерә: иске системадан, дәүләт пенсия иминияте принциплары нигезендә төзелгән яңасына күчү. Фонд эшен көн таләбенә туры китереп төзүдә Виктор Сергеев җитәкләгән Пенсия бүлеге хезмәткәрләреннән әйтеп бетергесез зур эшләрне башкару таләп ителә. Предприятиеләр, эшмәкәрләрнең күпчелеге пенсия фондына акчалата түләүләр ясый алмаганга, исәп-хисаплар бартер алымында гамәлгә ашырыла. Пенсияләрне түләүгә акча җитми. Салым инспекциясе белән үзара хезмәттәшлек итеп, ничек булдыралар, пенсия средствосы җыю проблемасын шулай хәл итәләр. Пенсия иминияте системасына шәхси исәпкә алуны кертү - ПФР тарихы үсешендә мөһим вакыйга була. Ялларсыз, төнгә кадәр җиң сызганып эшлиләр. Нәтиҗәдә 1997 елның 1 гыйнваренә кадәр районда барлык гражданнар да СНИЛС ала. 2000, 2002 еллардагы билгеле дәрәҗәдәге үзгәрешләрне, пенсия системасындагы үзгәртеп коруларны да кичерергә туры килә. Яңа ПФР бинасын төзүдә идарә җитәкчелегеннән зур тырышлык, көч таләп ителә. Виктор Иванович районда әлеге матур архитектура бинасының пәйда булуы өчен тырышкан РФ Президентының элеккеге киңәшчесе, РФ Законнар чыгару Җыенының хисап палатасы бүлеге җитәкчесе, якташыбыз Геннадий Карандаевны рәхмәт сүзләре белән искә алды. Хатыны Александра Михайловна аның өчен гомере буена терәк, таяныч булды. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга белем бирәләр. Уллары - Казан шәһәрендә, кызлары Татьяна Аксубайда яши, Пенсия фонды Идарәсе белгече.
Виктор Иванович 10 елдан бирле лаеклы ялда. Бүгенге көндө аның төп эше - яраткан оныкларын тәрбияләүдә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев