Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күңеле һаман яшь аның

Аксубайда яшәүче сугыш ветераны Николай Андреевич Миронкин 90 яшьлек юбилеен бигеләп үтте. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның күңеле күтәренке, бер урында гына тора торган кеше түгел. Нәкъ менә сугыш авырлыклары һәм хезмәт белән чыныккан буын кешеләрен Ходай Тәгалә озын гомер белән бүләкли дә инде, дип саный ул. Шуңа өстәп кызлары...

Аксубайда яшәүче сугыш ветераны Николай Андреевич Миронкин 90 яшьлек юбилеен бигеләп үтте.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның күңеле күтәренке, бер урында гына тора торган кеше түгел. Нәкъ менә сугыш авырлыклары һәм хезмәт белән чыныккан буын кешеләрен Ходай Тәгалә озын гомер белән бүләкли дә инде, дип саный ул. Шуңа өстәп кызлары Людмила белән Татьянаның һәм оныкларының (юбилярның биш оныгы, сигез оныкчыгы) тудырган уңайлылык.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Владимир Кононов Ветеранны юбилее белән котлап, аңа РФ Президенты Владимир Путиннан юлланган котлау хатын ирештерделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Николай Андреевич хәрби бәрелешләрдә катнашмаган, әмма ул сугыш ветераннарына тиңләштерелгән, сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше. 1944 елда аны хәрби хезмәткә алалар һәм хезмәте җиде елга сузыла. Ул "Германияне Җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. 1951 елда Аксубайга әйләнеп кайткач, районда чирәм җирләрне күтәреп, МТСта тракторчы булып эшли башлый.
- Эшнең җиңеле юк инде, без - яшьтән үк авырлыкларга күнеккән, ныклы ихтыярлы буын идек. Аксубай чикләрендә дә, районда да эшләдек, мин яшәгән йорт урынында элек кыр иде (ветеран Шоссе урамында "Ветераннарга - торак" программасы кысаларында алган бөтен уңайлыклары булган фатирда яши). Тракторчы һөнәренә мин сугыш вакытында ук Аксубай МТСта, курсларда укып өйрәндем, - дип искә алып сөйли ветеран.
Николай Андреевичка нефтеразведкада да эшләргә туры килә, Структуралы бораулау партиясе белән бергә күп кенә гаиләләр районнан районга күчеп йөриләр. Гаилә коргач та, балалары белән бергә аңа Азнакайда яшәргә туры килә. Анда алар 7 елга якын гомер итәләр. Лаеклы ялга чыгар алдыннан ветеран дуңгызчылык комплексында азык цехында, ведомстводан тыш сак хезмәтендә, подстанциядә эшли.
Авыр хезмәт белән узган тормыш юлын юбиляр сагынып искә ала, сугыш чоры балаларыннан аермалы буларак, оныклары һәм оныкчыклары кичергән бүгенге бәхетле, мул тормышка сөенеп туя алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев