Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җитмештә дә – эшсез утырмый

Авыл хуҗалыгы производствосында өстәмә эшче куллар кирәк вакытлар аз булмый. Мисалга, урып-җыю яки азык хәзерләү чорында. Шул вакытта җитәкчелек лаеклы ялда булган элеккеге хезмәтчәннәргә мөрәҗәгать итә. Һәм алар бик рәхәтләнеп ярдәмгә киләләр. Менә шулай 10 ел элек лаеклы ялга чыккан Иске Саврушта яшәүче авыл хуҗалыгы ветераны Валерий Васюткин эш тыгыз...

Авыл хуҗалыгы производствосында өстәмә эшче куллар кирәк вакытлар аз булмый.

Мисалга, урып-җыю яки азык хәзерләү чорында. Шул вакытта җитәкчелек лаеклы ялда булган элеккеге хезмәтчәннәргә мөрәҗәгать итә. Һәм алар бик рәхәтләнеп ярдәмгә киләләр.
Менә шулай 10 ел элек лаеклы ялга чыккан Иске Саврушта яшәүче авыл хуҗалыгы ветераны Валерий Васюткин эш тыгыз чакта үзенең туган хуҗалыгына ярдәм итәргә тырыша.
- Эш кызу барганда өйдә кул кушырып утыра алмыйм, - дип сөйли пенсионер. - Чакырдылар - ризалаштым. Көч һәм мөмкинлек барда булышырга кирәк. Шуңа өстәп, коллектив безнең бик тату.
Үз вакытында Валерий Егорович кырчылыкта хезмәт куя, бригадир, товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире булып эшли. Ә бүген ул азык хәзерләүдә - исәпкә алучы сыйфатында. Иртәдән кичкә кадәр соңгы машина кырдан алып кайткан яшел массаны сенаж тавына бушатканчыга кадәр - ул үз урынында. Барысын да төгәл билгели, саный.
- Валерий Егорович - фидакарь хезмәт куючы тырыш хезмәткәр, - дип характерлады ярдәмчесен азык хәзерләү буенча җаваплы Дамир Шәрәфетдинов. - Үз эшен ипле генә башкара. Барлык мәгълүмат та төгәл теркәлгән.
Азык хәзерләү башыннан ук ветеран агрофирмада хезмәт куя. "Луч" бүлегеннән башлаган, аннары "Чирмешән", "Такталы", "Майна" бүлекләрендә эшләгән. Алда эш күп әле. Җитмеш яшендә дә ул киеренке хезмәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев