Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ире - гармунчы, хатыны – биюче булган

Яңа Үзи авылында яшәүче Минҗамал Минабетдинованың 90 яшьлек юбилее аның гаиләсе, туганнары һәм якыннары өчен кече сабантуй буларак узды.

Бу көнне әти-әниләре йортында төрле яшьтәге күп бала җыелган иде, алар бер-берсе белән бик теләп аралаштылар, уңайлы ишегалдында балалар уйнадылар, тәмле шашлык исе бөтен авылга таралды.

Йорт хуҗабикәсе барлык балалар, оныклар һәм оныкчыклар белән очрашу шатлыгын яшермәде, үзе дә алар арасында ишегалдында утырды. Рәсми кунакларны да ул ачык йөз белән каршы алды.

- Хөрмәтле Минҗамал Латыйповна, район, республика файдасына озак еллар фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! – дип, ветеранга район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Марс Дәүләтшин мөрәҗәгать итте.

– Без сезне чын күңелдән юбилей белән котлыйбыз, озак елларга сәламәтлек телибез. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева белән Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та Минҗамал Латыйповнаны 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котладылар. Кызлары, уллары, оныклары бу тантананы шатланып күзәттеләр.

– Без иң кадерле, яраткан кешебезне туган көне белән котлый алуыбызга бик бәхетле, – ди ветеранның кызлары. – Ул иң ихлас сүзләргә лаек. Әни - бик яхшы, уңай кеше. Кызганыч, бүгенге шатлыкта әтиебез генә безнең янәшәбездә юк.

Тормыш иптәше Риза Фәсах улы белән Минҗамал апа 52 ел тату гомер итәләр. Ул 2007 елда вафат була. Әмма якын кешеләр арасында Минҗамал Латыйп кызы ялгыз түгел.

Ул тумышы белән Азнакайдан, яшьлек елларында төрле шәһәрләрдә эшли. Анда үз язмышын очрата. Ире аны Яңа Үзи авылына алып кайта.

Минабетдиновлар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Минҗамал апа гомере буе ашханәдә эшли, ел саен гектарлап чөгендер эшкәрткән. Тормышта күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, ул һаман да шат күңелле, ачык йөзле булып калган. Балаларын хезмәт белән тәрбияләгәннәр. Кызлары һәм улы уңышлы тормыш корып, балалар үстергәннәр. Әбинең яраткан онык-оныкчыкларының саны да егерме бишкә җиткән.

– Без күңелле гаилә булдык, – дип искә ала Минабетдиновларның балалары. - Авыл бәйрәмнәрендә әти гармун уйнарга, җырларга ярата иде. Әни биеде. Гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрне без бик саклыйбыз, балаларыбызны, хәзер инде оныкларбызны да шул кыйммәтләрне сакларга өйрәтәбез. Күрәсезме, бу бәйрәмгә никадәр туганнарыбыз җыелды. Без һәрвакыт дус һәм бәхетле яшибез. Әниебезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев