Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Интернет белән тормыш кызыклы

Хезмәт ветераны Мария Коннова туксан яшьтә дә заман белән бергә атлаган кешеләрдән.

 Ул җәмгыять тормышы белән кызыксына, телевизор карый, интернетка керә – һава торышын күзәтә, башка төбәкләрдә кешеләрнең  ничек яшәүләре  белән кызыксына, кибеткә йөри һәм бәлешләр пешерә.

Аңа  Образцово. бистәсендә  4 сыйныфка кадәр укырга туры килә. Ул елларда илдә сугыш бара, колхозда эшче куллар җитми, шуңа авыл хуҗалыгы эшенә балаларны җәлеп итәләр. Башкалар белән бергә Мария дә басуда эшли: чәчә, урак ура, көлтә бәйли. Бәләкәй булуына карамастан, ул бик җитез ат җигә, кырдан көлтә ташый.

Үз гомере эчендә нинди генә эшләр башкармаган юбиляр: урман эшкәртүдә дә, фермада да эшләгән. Илленче еллар уртасында сөйгән ярын  очрата. Югары Баланда авылы егете  Федор Ефремович җиде ел хезмәт иткән дәвердә күпне кичергән. Мария Федоровнага өйләнгәч, яшь гаилә Лениногорск шәһәренә  күчеп китә. Анда да тырышып эшлиләр, гаиләдә өч бала туа.

Әмма берничә елдан яңадан туган районга әйләнеп кайталар. Кимда йорт төзиләр, шул йортта балалар  үсеп җитеп, үз юлларын сайлыйлар. Олы кызлары  Лидия, тәрбияче һөнәрен алып, Ульян каласына урнашкан. Александра – Казанда, уллары Виктор  гаиләсе белән Яңа Чишмәдә яши. Һәркайсының балалары, оныклары бар. Ун ел элек әтиләре вафат булган.

Тик нинди генә эш белән шөгыльләнсәләр дә, балалар әниләрен онытмыйлар. Кадерле кешесенә  ярдәм итү, дәвалау өчен Ульяновскидан Лидия кайтып җитә. Александра пенсиягә чыккач әнисе янына бөтенләйгә  күчеп кайткан. Мария Федоровна җиде оныгы һәм оныкчыклары өчен иң яраткан әби. Чөнки ул үткәннәрне хәтерли торган өлкән буын вәкиле. Ул бик күп кызыклы нәрсәләр турында сөйли ала, бернинди кискен сюжетлы фильмны да аның үзе кичергән чын хикәясе белән чагыштырып булмый. 

 – Без әнибезнең бу яшкә кадәр яшәве белән бәхетле, – ди кызы Александра. –. Аның тормыш белән кызыксынуы көчле, интернет аша бик күп яңалыкларны белә. Мәсәлән, тайгада яшәүче Агафия Лыкованың тормышын күзәтеп бара. Кайчагында артык көчәнештән башы авырта башлый. Андый чакта тиешле ике сәгать урынына  интернет артында өч сәгать утырганын таный, икенче юлы сак була. 

25 нче май көнне Мария Федоровнага 90 яшь тулды. Бу уңайдан ул рәсми котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов ветеранны чын күңелдән юбилее белән котлады, РФ Президенты Владимир Путинның бәйрәм юлламасын укыды, чәчәкләр, истәлекле бүләк һәм күчтәнәч  тапшырды.

Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Владимир Кононов та тантаналы рәвештә котладылар һәм аңа сәламәтлек, иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев