Яңа ел башында Федоровка интернат-йортында күңелле вакыйга булды, анда яшәүче Миңкамал Нургатина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова әйткәнчә, бу ветеранның әлеге социаль бина диварлары эчендә билгеләп үткән беренче юбилее. Интернат-йортның кунаклар бүлмәсендә халык күп җыелды. Ветеранны истәлекле көн белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, район...
Яңа ел башында Федоровка интернат-йортында күңелле вакыйга булды, анда яшәүче Миңкамал Нургатина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова әйткәнчә, бу ветеранның әлеге социаль бина диварлары эчендә билгеләп үткән беренче юбилее.
Интернат-йортның кунаклар бүлмәсендә халык күп җыелды. Ветеранны истәлекле көн белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров килделәр. Алар тантана гаеплесенә РФ ил башлыгының котлау хатын укыдылар, гөлләмә, бүләкләр тапшырдылар. Боларның барысы да Миңкамал Хөснелгата кызының туган авылы - Иске Кыязлыдан килгән делегация катнашында үтте. Бу көнне аның авылдашлары да ягада кала алмаганнар.
- Рәхмәт инде, онытмаганнары, бүләкләре, тәмле сүзләре өчен, бик зур рәхмәт, - дип туктаусыз рәхмәт сүзләре яудырды Миңкамал Хөснелгата кызы.
Авылдашлары да буш кул белән килмәгәннәр, үзләре белән зур бәлеш тә пешереп алып килгәннәр хәтта. Бу матур йола, чөнки ул авылда яшәгәндә (ә Федоровка интернат-йортына ул ярты ел элек кенә килгән) күршеләре, якын кешеләре туган көнендә аны традицион татар милли ашлары белән сыйлаганнар. Иске Кыязлы авылыннан килгән кунаклар әби хөрмәтенә музыкаль бүләк тә ясадылар. Әби якыннары, кадерле кешеләре, авылдашлары белән бер өстәл артында утырганда, хис-тойгыларын яшереп кала алмады.
- Без аның белән ярты гасырга якын бергә гомер кичердек, - диде Миңкамал Хөснелгата кызының күршесе. - Ул хезмәтне яраткан, изге күңелле кеше.
Аңа да гомер юлында күпне күрергә туры килә. Иң авыры - балаларны югалту. Соңгы өмете - кызының якты дөньядан китүенә дә егерме елдан артык вакыт узган. Картлык көнендә ялгызы гына калган, әмма бүген берни турында да хәсрәтләнәсе юк. Интернат-йортта аны яхшы тәрбиялиләр, сәламәтлеге, иминлеге турында кайгырталар. Менә бүген юбилее хөрмәтенә бәйрәм дә әзерләгәннәр.
Нет комментариев