Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Десантчы-ветеранга – 90 яшь

Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән Артамонов Леонтий Семеновичка 90 яшь тулды. Леонтий Семеновичны котларга барлык туганнары җыелды. 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы кунакчыл йортка бабаларын котларга килделәр. Җитәкчелек тә үз тәбрикләүләрен җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин ветеранны тәбрикләп, алга...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән Артамонов Леонтий Семеновичка 90 яшь тулды.

Леонтий Семеновичны котларга барлык туганнары җыелды. 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы кунакчыл йортка бабаларын котларга килделәр. Җитәкчелек тә үз тәбрикләүләрен җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин ветеранны тәбрикләп, алга таба да балалары һәм оныкларының игътибарын һәм тәрбиясен тоеп яшәвен теләделәр. Россия Президенты В. Путинның котлау хатын ирештерделәр, район башлыгы исеменнән чәчәкләр һәм күчтәнәчләр бирделәр. Җирле авыл мәдәният йорты директоры Елена Охотникова һәм ветераннар советы рәисе Зоя Чентаева юбилярны бәйрәме белән тәбрикләделәр.

Леонтий Семенович Яңа Аксубайда туып үсә. 1945 елның язында сугышка чакырыла. Яңааксубайлы һава десанты гаскәрләре составына эләгә һәм Грузиянең Ахалкалаки шәһәренә барып җитә. Җиде ел хезмәт итә. Туган ягына кайтканнан соң кыр бригадиры булып эшли башлый. Авылдашы Варвара Николаевнага өйләнә. Алар гомер буена бер-берләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт саклаганнар. Ә иң мөһиме, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары төрле сәнәгать өлкәләрендә абруй казанган кешеләр. Леонтий Семенович тегермәндә дә, фермада да эшли. Умарталыгы да була. Хәзер аның эшләрен уллары дәвам итәләр. Тормыш иптәше 10 ел элек вафат булган. Леонтий Семенович үзе төзегән йортта гомер итә. Шул ук авылда яшәүче уллары да әтиләрен игътибарсыз калдырмыйлар.

- Лаеклы тәрбия һәм белем биргәне өчен без әтиебезгә рәхмәтле, - дип сөйлиләр уллары. - Әти-әни ярдәме белән без уңышларга ирештек, хезмәт сөючән һәм куйган максатларыбызга омтылучан булып үстек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев