Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әбисе янына кайткан саен кайтасы килә

Беловка авылында яшәүче Анисия Шадринаның юбилее булып узды. 90 яшь булуга карамастан ,ул бәйрәм өстәле әзерләшергә ярдәм итте, кунакларны да каршы алды.

Юбилярны Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева котлады.

–  Миңа ашарга  бер тәгам ризык та, кияргә кием дә булмаган, аякларга ел әйләнәсе чабата кигән чорда яшәргә туры  килде. Бүгенге көндә балалар һәм оныклар да,  безнең буын да бәхетле яши, чөнки тамагыбыз тук, ярлы яшәмибез,  – дип сөйли Анисья Ивановна.

Анисья Ивановна күрше Сергеевка бистәсендә туган. 30 нчы елларда раскулачить, ителгәннән соң яшүсмер кызга Казан артында  урман эзерләүдә эшләргә, колхоз кырларында урак белән бодай урып көлтә бәйләргә туры килә. 19 яшендә күрше авылга тормышка чыга һәм фермада дуңгыз караучы булып эшли башлый.

– Колхозда 3 дуңгыз фермасы бар иде, баш саны күп иде, бөтен кешегә дә эш бар иде, иренмичә рәхәтләнеп эшлә генә,- дип искә ала юбиляр. Яшьтән үк  хезмәткә өйрәнгәч, ул үзенең 7 баласын да хезмәт сөючән итеп үстерә, тормыш иптәше дә ( бүгенге көндә вафат) 7 баланы тәрбияләгәндә дә һәм тормыш алып барганда да зур терәге була.

Бергә  җиде оныгын үстеререшергә дә булышалар. Юбилярның кунаклары төп йортка Россиянең төрле почмакларыннан кайткан. Оныгы Сергей Чебоксардан кайткан, улы кебек якын булган Владимир Мәскәүдән кайткан. Гади генә  авыл өендә күпме җылылык һәм рәхәтлек, балалар һәм оныклар елмаю тулы рәхмәт сүзләрен  әниләренә, әбиләренә җиткерергә ашыкты.

– Җәй буе без әбиләрдә кунак була идек, иң тәмле  коймак һәм беленнәр, әлбәттә, әби пешергәне , – дип елмая оныгы Ксения.  Иртән уянганда бөтен бүлмәгә хуш ис таралган  була иде...

– Бервакыт апрель аенда әбиләргә  кунакка кайтырга булдым, алдан хәбәр иттем, кайтуыма әбием мунча да ягып куйган, мул итеп табын да әзерләгән, – дип  сөйли үзенең яраткан әбисе белән горурлануын яшермичә Сергей. - Без барыбыз да балачакны әби янында уздырдык, ул безне беркайчан да ачуланмады. Ул гел елмаеп кына тора иде. Әби безне әле дә көтеп ала. Әбиебезнең  чиксез мәхәббәте хакына аның  туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә кайттык. Аның яныннан  китәсе дә  килми, ә киткәч гел аның янына әйләнеп кайтасы гына  килә…

–  Без әниебезнең шул буын кешеләренең нинди авырлыклар кичерүе турында сөйләгәннәрен курку белән искә алабыәз, ул беркайчан да тормыш авырлыкларына зарланмады, – дип искә ала кызы Юлия. Ул бүгенге тормышка бик канәгать һәм шат. Балалар да, оныклар да, әниләренең аларны тормышны яратырга һәм һәр үткән көнгә рәхмәтле  булырга кирәклегенә  өйрәтүен дә  дип билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев