Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Бүген дә сафта

Эчке эшләр министрлыгы ветераны Николай Прончатов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле көндә ТР эчке эшләр органнарында фидакарь хезмәт куйганы, яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Николай Прончатов ТР эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин кулыннан Рәхмәт хаты алды. Бүләкне, районда хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше...

Эчке эшләр министрлыгы ветераны Николай Прончатов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле көндә ТР эчке эшләр органнарында фидакарь хезмәт куйганы, яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Николай Прончатов ТР эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин кулыннан Рәхмәт хаты алды. Бүләкне, районда хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм җәмәгать эшендә алга таба да уңышлар теләп, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев тапшырды.

Җәмгыятькә хезмәт итү аның өчен һәрвакыт тормыш асылы булып саналды һәм бүген дә шулай булып тора. Ул 35 ел гомерен хокук тәртибен саклауга багышлады.

1971 елда ул Аксубай милициясендә лейтенант булып хезмәт итә башлый. 25 яшьлек милиционер Төньяк Флотта I Кызыл Байраклы су асты көймәләре Флотилиясендә хезмәт итәргә өлгерә, Нижегород милиция урта-махсус мәктәбендә белем ала. Өлкән тикшерүче, аннан соң бүлек җитәкчесе урынбасары, җитмешенче еллар азагыннан соң Аксубай эчке эшләр бүлеген җитәкләүгә керешә. Аның вакытында теләсә нинди оператив бурычны хәл итәргә сәләтле бердәм коллектив туплана. Николай Прончатов җитәкчелегендә бүлектә - төзәтү эшләре инспекциясе, сорау алу, штаб бүлекләре оеша, криминаль милиция җитәкчесе, милициянең җәмәгать иминлеге җитәкчесе, тикшерү бүлеге җитәкчесе, РОВД җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары кебек вазифалар кертелә. Бу гражданнарның канунлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын саклау эшен, районда җинаятьчелеккә каршы көрәшүне тагын да нәтиҗәлерәк алып бару мөмкинлеге бирә. Яңа бүлекләр бердәм һәм төгәл эшлиләр, нәтиҗәлелек буенча ТР ЭЭМда даими рәвештә беренче унлыктан төшмиләр.

Николай Иванович һәрвакыт үзенең төгәллеге, таләпчәнлеге, эшкә тугрылыгы, гаделлеге белән аерылып торды. Намуслы хезмәте өчен ул "ТР ЭЭМның мактаулы хезмәткәре" билгесенә ия. Министрлык җитәкчесенең дә, шәхси составның да аңа хөрмәте зур.

2002 елның мартында милиция полковнигы Николай Иванович лаеклы ялга чыкты, әмма хезмәт карьерасына нокта куймады. Ун елдан артык район агрофирмалары иминлеге сагы хезмәтен җитәкләде. Ул бүген дә эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасында, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә ялкынланып эшләвен дәвам итә. Николай Иванович инициативасы белән узган елда районда "Диңгезчеләр җыены" иҗтимаги оешмага нигез салынды.

Оешма төрле елларда флотта хезмәт итүчеләрне берләштерә. Диңгезчеләр җәмгыятенең нәрсәне үз эченә алуын без район үзәгендә үткәрелгән Россия ХДФ көнендә инандык. "Диңгезчеләр җыены" оештырган тантанада йөздән артык элеккеге диңгезче һәм аларның гаиләләре катнаша.

- Бүген безнең алда күләмле бурычлар һәм планнар тора, - дип бүлеште Николай Иванович. - Иң мөһимнәре арасында: ХДФ хәрбиләренең киләсе бәйрәменә әзерлек, диңгезче-батырлар хөрмәтенә стела куярга ниятлибез. Яшь армиячеләр белән эшне тагын да җәелдерергә, мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашулар оештырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев