Аны туган ягы – Аксубай төбәге герой итеп тәрбияләде
Кешеләр һәм язмышлар

Аны туган ягы – Аксубай төбәге герой итеп тәрбияләде

Безнең районда туып үскән 6 социалистик хезмәт герое арасында абыем михаил Михеев та бар. Район үзәгендәге Геройлар аллеясендә урнаштырылган истәлек һәйкәлләренең берсе аңа багышланган. Гәзит укучыларга аның ничек яшәве һәм хезмәт куюы турында сөйлисем килә. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар хәзер дә истә әле. Савгач җиде еллык мәктәбен тәмамлагач,...

Безнең районда туып үскән 6 социалистик хезмәт герое арасында абыем михаил Михеев та бар.

Район үзәгендәге Геройлар аллеясендә урнаштырылган истәлек һәйкәлләренең берсе аңа багышланган. Гәзит укучыларга аның ничек яшәве һәм хезмәт куюы турында сөйлисем килә.

Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар хәзер дә истә әле. Савгач җиде еллык мәктәбен тәмамлагач, ул колхозда эшли башлады. Җәен - тракторда эләктерүче булып, кышын Нурлат, Алексеевск һәм Чистай районнарыннан ат белән орлык һәм ягулык ташыдылар. Ул хәтта малларга карата да бик җаваплы кеше иде. Озын юлдан кайткач та, атына азык салмыйча һәм эчермичә өйгә керми иде. 1952 елда авылдашы белән Свердловск шәһәренә китте. Машина төзү заводына эшкә урнашты, бер үк вакытта токарь-автоматчы һөнәрен дә үзләштерде. Ике елдан Тын океан флотына армиягә алдылар. Су асты көймәсендә дүрт ел океаннар һәм диңгезләр гизде.

Аның хезмәт казанышлары 1958 елда армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң башланды. Абыем комсомол юлламасы белән Якутиягә, Вилюй ГЭСы төзелешенә китте. Илебез өчен мөһим булган әлеге объектны куллануга тапшыргач, ул бригадир-монтажлаучы вазифасында югары вольтлы электр тапшыргыч линияләрне суза. Фидакарь хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. Туган ягына ялга кайткач та (берничә елдан соң), өйдә утырмады - Чистайда подстанциясе төзелешендә эшләде. Аннан соң кабаттан илдә барган зур төзелешләр - Түбән Кама ГЭСы, металл кою заводы, су алу җайланмасын төзү, бу объект бүген дә Түбән Кама һәм Әлмәтне чиста су белән тәэмин итеп тора. Бу төзелешләр өчен ул икенче Ленин орденына һәм Октябрь революциясе орденына лаек булды, аңа шулай ук "ТАССРның атказанган төзүчесе" исеме дә бирелде.

1977 елда ул Нерюнгринск казылмаларны баета торган комбинат төзелешенә китте. Ул вакытта бу ил өчен иң мөһим, стратегик объектларның берсе иде. Михаил бу эшкә бөтен көчен бирде. 1984 елда социалистик ярыш җиңүчесе булды. Хезмәттәге батырлыклары өчен аңа Социалистик хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирделәр. Төзелеш тармагындагы уңышлары, аны үстерүгә үз өлешен керткәне өчен "СССРның атказанган төзүчесе" исеменә дә лаек булды әле ул.

Әйткән сүзендә тора торган кеше иде. Үзенә карата таләпчән булды, уртак хезмәт нәтиҗәсе өчен үзен кызганмады. Шундый сыйфатлары өчен хезмәттәшләре дә хөрмәт иттеләр. 1988 елда аны СССР Югары Советына депутат итеп сайладылар.Туган ягын бик яратты. Ялга кайткан арада Савгач мәктәбе укучылары белән очрашмый китми иде. Аларга, нинди генә үрләр яуласагыз да, туган төбәгегезне, телегезне, мәдәниятегезне онытмагыз, дигән фатихаларын бирде. Аңардан күп нәрсәләргә өйрәнергә була иде.


Нет комментариев