Аксубай Кыш бабае һәм Кар кызы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өчен бәйрәм яллары көчәйтелгән режимда узачак.
Район газетасы редакциясе аларны яңа ел алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә постта котлады.
– Балалар, юлны яхшы саклагыз! – дигән фатихаларын бирделәр алар ЮХИДИ хезмәткәрләренә.
Ә машина йөртүчеләргә руль артында аек булырга, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да иминлек каешларын эләктереп йөрергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлыйлар, барысына да юлларда иминлек телиләр. Машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искә төшерәләр. Исерек килеш руль артына утырырга ярамый! Исерек шофер турында 02, 102, 2-79-74 телефоннары буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең кизү частенә, 112 телефоны буенча Бердәм кизү системасына яки Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналына (сезнең хәбәрләр аноним, аларны бары тик администратор гына күрә) хәбәр итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев