Терлекчелек буенча – лаеклы урында
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елга терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар. Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан 372 мең тонна ит (2015 елга карата 104 процент), 1205 мең тонна сөт (алдагы ел дәрәҗәсенә карата 103 процент) җитештерелгән. Аксубай районы буенча: узган елда 24953 тонна сөт (2015 елга карата 108...
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елга терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар.
Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан 372 мең тонна ит (2015 елга карата 104 процент), 1205 мең тонна сөт (алдагы ел дәрәҗәсенә карата 103 процент) җитештерелгән. Аксубай районы буенча: узган елда 24953 тонна сөт (2015 елга карата 108 процент), 2252 тонна ит (105 процент) җитештерелгән.
Татарстан буенча мөгезле эре терлекләр исәбе 742 мең баштан күбрәк тәшкил итә, шул исәптән 250 меңе сыерлар. Бозаулар - 279 мең баш (101 процент).
Безнең район буенча күрсәткечләр: җәмәгать секторында - 17 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала, районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында узган ел 5700 бозау алынган (һәм бу күрсәткеч 2015 елдагыдан күпкә югарырак).
Федераль дәүләт ярдәме тәкъдим итүнең якынча шартларына нигезләнеп, агымдагы елда 1 килограмм сөт өчен субсидия, алдагы ел дәрәҗәсенә карата сөтлебикәләрнең сакланышын исәпкә алып биреләчәк.
Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча йомгаклау мәгълүматларында сөт савып алуда зур казанышларга ирешкән кайбер районнар белән беррәттән, Аксубай районын да билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев