Бүген авылда да шәһәрдән ким яшәмиләр. Әлбәттә инде, хезмәтне яратасың һәм авырлыклардан курыкмыйсың икән. Районда мондый кешеләр аз түгел. Алар үзләренең тырыш хезмәтләре белән, ярдәмче хуҗалыкларын җәелдереп, җирдә җиң сызганып эшлиләр. Карасу авылында яшәүче Рәмис Закиров шундыйлардан. Ул фермер түгел, ниндидер максатлар өчен грант та отмаган, уңышларга бары тик үзенең...
Бүген авылда да шәһәрдән ким яшәмиләр.
Әлбәттә инде, хезмәтне яратасың һәм авырлыклардан курыкмыйсың икән. Районда мондый кешеләр аз түгел. Алар үзләренең тырыш хезмәтләре белән, ярдәмче хуҗалыкларын җәелдереп, җирдә җиң сызганып эшлиләр. Карасу авылында яшәүче Рәмис Закиров шундыйлардан. Ул фермер түгел, ниндидер максатлар өчен грант та отмаган, уңышларга бары тик үзенең намуслы хезмәте белән генә ирешкән.
Рәмис Закиров озак еллардан бирле ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә. Аның зур хуҗалыгы гаилә бюджетын да формалаштыра, табыш та китерә. Бүгенге көндә Рәмис Чынгыз улының хуҗалыгында өч сыер, өч тана бар, ә үгезләр исәбен ул 16га кадәр җиткерергә планлаштыра. Алар өчен үз куллары белән терлекчелек корпусы төзегән. Закировлар һәр көнне эшкәртүгә 30-32 литр сөт тапшыралар.
Бер ел эчендә тапшырылган сөт күләме 12 тоннадан арткан.
Хәзерге вакыттагы сөткә бәяне исәпкә алганда, бу продукцияне сатудан гына да аена егерме мең сумнан артык табыш алырга мөмкин. Сату өчен үстерелгән мөгезле эре терлек гаилә казнасына тагын да күбрәк табыш китерә. Озак еллар үз хуҗалыгын җәелдерү өстендә эшләгән хуҗа үзе шундый фикердә.
- Маллар саны күп булганда, табыш та югары.
Авыл кешесе менә шуның өчен терлекләр исәбен арттырырга планлаштыра да инде.
Ул зур, тату гаилә башлыгы: өч бала атасы, оныгы да бар. Олыларының икесе үз гаиләләрен корганнар, кечесе - студент. Рәмис Чынгыз улының хатыны "Аксубай" АФ"ның Карасу бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында бозау караучы булып эшли. Әлбәттә, хуҗалыгыңда шулкадәр мал асрар өчен бөтен тырышлыгыңны куеп, җиң сызганып эшләргә кирәк. Рәмис Чынгыз улы йортында иртәдән кичкә кадәр тырыш хезмәт куя - малларга азык бирә, асларын җыештыра. Ә җәй - эш тагын да күп булган, авыр ел фасылы. Малларны кыш буена һәм язын азык белән тәэмин итү өчен аны җитәрлек хәзерләргә кирәк. Закировлар салам, печән әзерләгәндә трактор, кибән куйгыч машинаны шәхси кешеләрдән алып торалар, фермерлардан люцерна, бөртек сатып алалар. Уллары әтиләренә ярдәм итеп, икмәк кыйммәтен белеп үскәннәр. Бүген алар аның беренче ярдәмчеләре.
Һәр елны үткәрелә торган шәхси ярдәмче хуҗалыклар бәйгесе нәтиҗәләре буенча 2016 елда Рәмис Закиров хуҗалыгы районың иң яхшы ярдәмче хуҗалыгы итеп танылды.
Нет комментариев