Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь рәссамчылар җиңүе

Аксубай сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары «Дулкыннар» традицион республика бәйгесендә билгеләп үтелделәр. Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы быелгы, сигезенче конкурс темасы булды. Безнең яшь рәссамнар үзләренең рәсемнәрендә әлеге теманы чагылдырдылар да инде. Һәм бик уңышлы, өч укучы лауреат булды, тагын берсе оештыручы - «Идел» яшьләр үзәгеннән махсус приз алды. Бишенче сыйныф...

Аксубай сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары «Дулкыннар» традицион республика бәйгесендә билгеләп үтелделәр.


Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы быелгы, сигезенче конкурс темасы булды.
Безнең яшь рәссамнар үзләренең рәсемнәрендә әлеге теманы чагылдырдылар да инде. Һәм бик уңышлы, өч укучы лауреат булды, тагын берсе оештыручы - «Идел» яшьләр үзәгеннән махсус приз алды. Бишенче сыйныф укучысы Алинә Хөснуллина (укытучысы Кристина Серкова) һәм алтынчы сыйныф укучысы Зөлфия Нурхәмәтова (укытучысы Әлфия Нурхамәтова) беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Икенче сыйныф укучысы Айсылу Хамәтшинага икенче дәрәҗә диплом тапшырылды. Ә икенче сыйныф укучысы Алсу Хөснуллина күренекле татар рәссамы Фиринат Халиков китабы белән бүләкләнде (кызларның икесе дә укытучы Кристина Серкова классында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев