Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Төп критерий–укучыларның уңышы

«Мәгариф» өстенлекле милли ппроект кысаларында «Иң яхшы укытучыларны бүләкләү» чарасын тормышка ашыру дәвам итә. 27 мартта укытучыларның җәмәгать тыңлаулары үтте. Анда укытучылар, мәктәп директорлары урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, СМИ вәкилләре катнашты.-Чараның традиционга әверелүе куанычлы,-дигән сүзләр белән ачты тыңлауларны мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина.- Ул безнең эшебезне, казанышларыбызны җәмәгатьчелеккә җиткерү мөмкинлеген...

«Мәгариф» өстенлекле милли ппроект кысаларында «Иң яхшы укытучыларны бүләкләү» чарасын тормышка ашыру дәвам итә.


27 мартта укытучыларның җәмәгать тыңлаулары үтте. Анда укытучылар, мәктәп директорлары урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, СМИ вәкилләре катнашты.-Чараның традиционга әверелүе куанычлы,-дигән сүзләр белән ачты тыңлауларны мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина.- Ул безнең эшебезне, казанышларыбызны җәмәгатьчелеккә җиткерү мөмкинлеген бирә. Ә бит безнең районда эш визиты белән булып киткән республика Премьер-министры Илдар Халиков та мәгариф бүлегенең инновация өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бүгенге көндә профессиональлеккә бәя бирүдә төп критерий-ул безнең укучыларның уңышы.
Районның алты укытучысы: Галина Белова (Иске Ильдеряк урта мәктәбе), Рәис Бикулов (Иске Мокшино урта мәктәбе), Рушания Гафиятова, Альбира Кәбирова (Яңа Ибрай урта мәктәбе), Валентина Калукова (Сөнчәле мәктәбе), Лилия Хуҗиәхмәтова (3 нче Аксубай мәктәбе) җәмәгатьчелек һәм педагоглар игътибарына үзләре һәм һөнәри эшчәнлектә ирешелгән уңышлары турында җиткерделәр. Аларның барысы да төрле белем бирү программалары яки электив курслар авторлары. Аларның укучылары уку фәннәре буенча югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Катнашучылар чыгыш ясар алдыннан нык дулкынландылар. Кемдер дулкынлану хисләрен җиңеп, чыгышын җанлы әңгәмәгә әверелдерә алды. Әлбәттә инде, читтән күзәтүче буларак миңа фәнни текстны бертөрле укуга караганда, гади, аңлаешлы сүзләр белән укытучының үзе, балалар белән ничек эшләве турында сөйләве күпкә ошады.
-Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм,- диде Рәис Бикулов.-Минем хоббием да, тормышым да булып торган яраткан эшем, ышанчлы тылым булган гаиләм, минем тырышлыкларымны аклаган укучыларым бар.
Иске Мокшино укучыларының спорттагы уңышлары, бәхәссез. Хәер, һөнәри спортчы тәрбияләү физкультура укытучысының бурычы саналмый. Рәис Бикулов сәламәт тормыш рәвеше алып баруны максат итеп куйган сәламәт кеше тәрбияләүне мөһим бурыч дип саный.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова тыңлауларга йомгак ясады. Ул үз коллегаларына хуплау күрсәткән тыңлауларда катнашучыларның хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев