Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тормышка хокук

Шундый исем белән Аксубай балалар китапханәсендә инвалидлар Ункөнлегендә әхлак дәресе үткәрделәр. Аның максаты - укучылар игътибарын инвалид кешеләр проблемаларына юнәлтү. Дәрескә район мәктәбе укучылары, Гаилә китапханәсе мөдире Людмила Никонова, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чакырылды. - Декабрь башында үзенчәлекле дата - рухи яктан көчле, язмыш сынауларына...

Шундый исем белән Аксубай балалар китапханәсендә инвалидлар Ункөнлегендә әхлак дәресе үткәрделәр.

Аның максаты - укучылар игътибарын инвалид кешеләр проблемаларына юнәлтү. Дәрескә район мәктәбе укучылары, Гаилә китапханәсе мөдире Людмила Никонова, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чакырылды.

- Декабрь башында үзенчәлекле дата - рухи яктан көчле, язмыш сынауларына бирешмәгән, тормышны яңадан башлаган, аның нинди булуына карамастан ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнен аңлаган кешеләр көнен билгеләп үтәбез, - диде ачык дәресне ачып балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова. - Бу дата әйләнә-тирәбездә мөмкинлекләре чикле кешеләр барлыгын тагын бер кат искәртер өчен безнең җәмгыять өчен кирәк.

Дәрес барышында укучылар экспериментлар үткәрделәр: куллар ярдәменнән башка гына аяк киеме бавын бәйләп, ябык күзләр белән рәсем ясап карадылар. Экспериментта катнашучылар кирәкле һәм бер үк вакытта кыйммәтле мөмкинлектән мәхрүм булуның коточкыч булуын да билгеләп үттеләр. Балалар уңышларга ирешкән инвалидларның сүрәтләрен таптылар. Атаклы Людвиг Ван Бетховен, Франклин Рузвельт, Алексей Маресьев һәм Сильвестр Сталлоне портретлары арасында безнең якташлар да бар иде. Бу язучы-туган якны өйрәнүче Ирина Михайлова, Паралимпия уеннары катнашучысы Ольга Селиванова. Укучылар белән төрле вакыйгалы һәм рольле уеннар үткәрелде.

Дәрес "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дигән фикерне үз эченә алганга, ачык дәрес азагында Эльмира Крайнова да чыгыш ясады. Ул күршеңә, мәсәлән, уңыш җыйганда, өй төзегәндә булышу, яки төрле авыр хәлләргә очраган кешеләргә риясыз ярдәм итү кебек матур гамәл турында сөйләде.

Дәрескә йомгак ясап, укучылар, тормышны кадерләргә, дигән уртак фикергә килделәр. Үз хыялыңны тормышка ашыру өчен дә барысын да эшләргә кирәк. Шулай ук авыр хәлләргә юлыккан якыннарыңа да ярдәм кулы сузарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев