Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәламәтлекне хуплаган семинар

Иске Ибрай мәктәбендә тәрбия дәресләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручыларның семинары булып үтте. Җирле укытучылар сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда ГТО спорт күнегүләрен тормышка ашыру, социаль-психологик тестлаштыру буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучы-спортчылар кунакларны гаҗәеп тамашалар белән каршы алдылар. Аннары педагоглар төркемләп сыйныфларга һәм түгәрәкләргә гамәли дәресләргә таралыштылар. Искеибрайлылар сыйныфтан тыш...

Иске Ибрай мәктәбендә тәрбия дәресләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручыларның семинары булып үтте.

Җирле укытучылар сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда ГТО спорт күнегүләрен тормышка ашыру, социаль-психологик тестлаштыру буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучы-спортчылар кунакларны гаҗәеп тамашалар белән каршы алдылар. Аннары педагоглар төркемләп сыйныфларга һәм түгәрәкләргә гамәли дәресләргә таралыштылар. Искеибрайлылар сыйныфтан тыш чараны Әниләр көненә багышладылар. Семинар агымдагы мәсьәләләрне тикшерү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев