Лагерьләрдә ял иттеләр
Мәгариф

Лагерьләрдә ял иттеләр

Көзге каникул көннәрендә Аксубай районында 14 мәктәп каршында лагерьләр эшләде. Лагерьләрдә балалар иртәнге 8:30дан 14:30 сәгатькәчә булдылар, алар өчен ике тапкыр тукландыру оештырылды. Күп итеп җиләк-җимеш өләшенде, балалар бик канәгать булдылар. Укучыларны олимпиадага хәзерләү өчен профильле смена оештырылды. Занятиеләрдән тыш, кызыклы, мавыктыргыч һәм спорт-чаралары, квестлар үткәрелде. 31 октябрьдән 6 ноябрьгә...

Көзге каникул көннәрендә Аксубай районында 14 мәктәп каршында лагерьләр эшләде.

Лагерьләрдә балалар иртәнге 8:30дан 14:30 сәгатькәчә булдылар, алар өчен ике тапкыр тукландыру оештырылды. Күп итеп җиләк-җимеш өләшенде, балалар бик канәгать булдылар. Укучыларны олимпиадага хәзерләү өчен профильле смена оештырылды. Занятиеләрдән тыш, кызыклы, мавыктыргыч һәм спорт-чаралары, квестлар үткәрелде. 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр көндезге лагерьләрдә барлыгы 315 бала ял итте.


Нет комментариев