Концерттан соң чәй табынына
Мәгариф

Концерттан соң чәй табынына

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар декабрь башыннан ук яңа ел тамашаларына сөенделәр. Аксубай Мәдәният йортында алар өчен әкият геройлары - Кар патшабикәсе, Кар кызы, Алеша Попович, Любава, Кыш бабай катнашында мавыктыргыч программа әзерләнде. Концерт программасы да тәкъдим ителде. Әмма барыннан да бигрәк талантлы кызчык - Марина Титова башкаруындагы җыр күңелләрне нечкәртте. Сәхнәдән...

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар декабрь башыннан ук яңа ел тамашаларына сөенделәр.


Аксубай Мәдәният йортында алар өчен әкият геройлары - Кар патшабикәсе, Кар кызы, Алеша Попович, Любава, Кыш бабай катнашында мавыктыргыч программа әзерләнде. Концерт программасы да тәкъдим ителде. Әмма барыннан да бигрәк талантлы кызчык - Марина Титова башкаруындагы җыр күңелләрне нечкәртте. Сәхнәдән аның башкаруында әниләргә багышланган җыр агылганда, залда утырган әниләр яшерен генә күз яшьләрен сөрттеләр. Ә чара тәмамланганнан соң җыелучыларны сюрприз - "Ягымлылык" социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Мәдәният йорты әзерләгән чәй табыны көтте.

Фото nashbratsk.ru


Нет комментариев