Ураза бәйрәме алдыннан Аксубайда имамнар, дин тотучылар, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында гомумрайон ифтары үткәрелде. Бу кичне җыелучыларга ифтар ашын район башлыгы Камил Гилманов оештырды. Кичке гыйбадәт кылу башланганчы район үзәге мәчетенә имамнар һәм дин тотучылар җыелды. Бу көнне кичке намазга "ТР мөселман яшьләре берлеге" нең Чистай бүлегеннән дә вәкилләр...
Ураза бәйрәме алдыннан Аксубайда имамнар, дин тотучылар, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында гомумрайон ифтары үткәрелде.
Бу кичне җыелучыларга ифтар ашын район башлыгы Камил Гилманов оештырды. Кичке гыйбадәт кылу башланганчы район үзәге мәчетенә имамнар һәм дин тотучылар җыелды. Бу көнне кичке намазга "ТР мөселман яшьләре берлеге" нең Чистай бүлегеннән дә вәкилләр килде.
Җыелучылар вәгазь тыңладылар, бергәләп намаз укыдылар.
Кичке гыйбадәттән соң барысы да кафега ифтар мәҗлесенә бардылар. Районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога укып ифтар мәҗлесен ачты һәм районның барлык мөселманнары исеменнән һәр башлангычта ярдәм күрсәткәне өчен Камил Гилмановка рәхмәт әйтте, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Мәҗлестә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин изге Рамазан ае белән котладылар.
Нет комментариев