Рус Кармәте халкы «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Рус Кармәте халкы «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан авыл халкы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган герой-якташлар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск янында шәмнәр кабызды.

1941-1945 елларда Ватан бәйсезлеген яклап гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар, «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Балалар, өлкәннәр кулларына кабызылган шәмнәр тотып һәйкәл-обелиск янына килделәр, аның итәгенә чәчәкләр салдылар. Аларның һәркайсы туган як тарихын белү, сугыш геройларын истә тоту һәм хөрмәтләү мөһим икәнлеген аңлады.


Нет комментариев