1923 елның 15 ноябрендә Аксубай районы Сидул-Ерыклы авылында дөньяга килгән.
Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның апреленнән 1944 елның сентябренә кадәр катнаша (яралана, хәрби исәптән төшерелә).
Каһарманның фронт юлы: 9 нчы мех. бригаданың 46 нчы танк полкы составында хезмәт итә, 9 августтан лейтенант, танк командиры. Корсунь-Шевчен операциясендә, Ясско-Кишенев операциясендә (1944 елның августы), Румынияне азат итүдә (1944 елның сентябре) катнаша.
Сугышчан бүләкләре: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале.
Сугыштан соң Аксубай урта мәктәбендә хәрби җитәкче, Аксубай сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы, уку мөдире булып эшли.
Нет комментариев