Аксубай районының Җиңү батырлары: Телешева Нина Александровна
1922 елның 27 гыйнварында Аксубай районының Савгач авылында дөньяга килә.
Фронтка 1942 елның 8 мартында алына.
Фронт юлы: 1942 елның декабреннән Калинин фронтында дошманга каршы көрәшә. Сержант-телеграфист званиесендә Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнаша.
Аның күкрәген: Бөек Ватан сугышы ордены, «Белоруссияне азат иткән өчен», «Яхшы элемтәче» һәм юбилей медальләре бизи.
Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы Аксубай урта мәктәбендә (Аксубай лицее) немец теле укытучысы булып эшли.
Фото: гаилә альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев