Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Яшел конвейер»ны тәэмин итәләр

Авылда машина йөртүче һөнәре дә җиңелләрдән түгел. Иске Савруш авылыннан Евгений Мельников яшь чагында ук бу һөнәрне сайлап, гомере буена анарга тугры калган. Үзгәртеп корулар, хуҗалыкларның алышынып торуына карамастан, ул һәрвакыт бер эштә: үз автомобилендә йөк ташый, чәчүдә, урак өстендә катнаша. Бу эшләрне дистәләрчә ел башкара, шуңа күрә "Аксубай" агрофирмасында...

Авылда машина йөртүче һөнәре дә җиңелләрдән түгел.

Иске Савруш авылыннан Евгений Мельников яшь чагында ук бу һөнәрне сайлап, гомере буена анарга тугры калган. Үзгәртеп корулар, хуҗалыкларның алышынып торуына карамастан, ул һәрвакыт бер эштә: үз автомобилендә йөк ташый, чәчүдә, урак өстендә катнаша. Бу эшләрне дистәләрчә ел башкара, шуңа күрә "Аксубай" агрофирмасында ул иң алдынгы хезмәткәрләрнең берсе.
- Евгений Валентинович - үз эшен белгән, җаваплы хезмәтчән, - дип сөйли аның турында бүлек рәисе Владимир Дмитриев. - Авыр эшләрдә аңа таянып һәм ышанып була - ул һәр эшне дә җиренә җиткереп башкара. Кышын Казаннан, республика чикләреннән йөк ташу белән мәшгуль булса, җәен кыр эшләренә җәлеп ителә.
Евгений Мельников хәзерге вакытта хезмәттәше Алексей Аканеев (печән җыю вакытында җәлеп ителгән машина йөртүче) белән бергә КамАЗ машиналарында азык җыю комбайннарыннан яшел массаны азык базларына ташыйлар. Көне буена "яшел конвейер"ның туктаусыз эшләвен тәэмин итеп, авыл хуҗалыгы предприятиесе юлларын гизәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев