“Волга-Селект” авыл хуҗалыгы предприятиесендә яңа объектлар төзелә 
АПК: эш-мәшәкатьләр

“Волга-Селект” авыл хуҗалыгы предприятиесендә яңа объектлар төзелә 

Рус Кармәте янында “Волга-Селект” ҖЧҖ территориясендә зур төзелеш эшләре бара: орлык линияле ашлык киптерү комплексы һәм ашлык саклау склады төзелә.

Безнең районда “Волга-Селект” авыл хуҗалыгы предприятиесе алты ел эшли. Аның үсеше һәм максатчанлыгы күз алдында. Авыл хуҗалыгы предприятиесе культураларны үстерүнең заманча технологияләрен, яңа техниканы кулланып эшли. Аның басуларында уңыш район һәм республика буенча югары урыннарда. 

Предприятиенең техник объектлары Рус Кармәте авылы янында урнашкан. Биредә эретмә төене эшли, анда үсемлекләрне химик яклау буенча эретмә ясала. Янәшәдә зур күләмдә ашлык склады төзелгән. Хәзерге вакытта ашлык чистарту һәм ашлык киптерү комплексы төзелеше башланган, төзүчеләр орлык линиясе өчен склад торгызалар. “Волга-Селект”та орлыкка бөртекле культуралар үстерергә ниятлиләр.


Нет комментариев