Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагын тулаем төбәк продукциясен җитештерүдә уңай үсеш нигезе, дип атады.
Республика парламенты башлыгы һәм семинар-киңәшмә катнашучыларының районга эшлекле сәфәре программасы "Гарант" сәнәгать мәйданчыгында булуны да үз эченә алды. "Гарант" сәнәгать мәйданчыгы икенче ел эшли - бу элеккеге юл участогы территориясе. Монда барлык коммуникацияләр үткәрелгән - газ, ут, су кергән, сәнәгать мәйданчыгы юл буенда урнашканга, кече эшмәкәрлекне ачу өчен кулай булып торды.
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов район башлыгы Камил Гилманов озатуында сәнәгать мәйданчыгында ачылган җитештерү цехлары эше белән таныштылар - монда дүрт резидент эшли, профнастил һәм аңа кирәкле элементлар, катнаш азык җитештерү, ипи салу, кулинария һәм кондитер әйберләре ясау җайга салынган. Айсубайга шәһәр һәм районнардан тәҗрибә алырга килгән күпсанлы делегация мәйданчыкта булып китте инде.
Һәр резидент бер ел эчендә сату базарын җайга салып, яхшы табыш алуга иреште. Чөнки, кунаклар билгеләп үткәнчә, алар нәкъ менә безнең һәм күрше районнарда таләп ителгән җитештерү белән шөгыльләнәләр.
Әйтик, Фазыл Мингалимов ипи-булка әйберләре җитештерү цехын ачты. Монда аның 12 төре чыгарыла һәм продукция 120 сәүдә ноктасында, хәтта район чикләрендә дә сатыла. Ипи-булка әйберләрен җитештерү күләме генә дә тәүлегенә бер ярым тоннага җитә (2,5-3 мең ипи). Уртача айлык табыш - 1 миллион 450 мең сум.
Шул ук резидентның монда тагын бер цехы эшли - кондитер һәм кулинария әйберләре җитештерелә. Семинарда катнашучылар биредә җитештерелгән продукциянең 35 төренә бәя бирделәр - аларны цехка керү ишеге төбендә кайнап торган самавыр чәе һәм камыр ризыклары белән сыйладылар. Бер үк вакытта, тәүлегенә меңгә якын продукция җитештерелүе, аны сатудан кергән уртача айлык табышның - 450-600 мең сумны тәшкил итүе хакында сөйләделәр.
Динар Раузетдиновның катнаш азык җитештерү цехы - районда беренче һәм әлегә бердәнбер, монда мөгезле эре терлек, кош-корт, дуңгызлар өчен азык җитештерелә. Продукция күләме - тәүлегенә 8 тоннага кадәр. Уртача айлык табыш - 400-500 мең сум.
Гомәр Насыйровның профнастил җитештерү буенча цехына да районда тиңнәр юк. Монда профнастил һәм аңа кирәкле элементлар чыгаралар, җитештерелгән продукциянең күләме - тәүлегенә 6 тоннага якын, уртача айлык акчалата керем - 2 миллион 300 мең сум.
Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай җитештерүчеләреннән эш шартлары, эшмәкәрләрнең авыл товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларында катнашуы белән кызыксынды.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар сәнәгать мәйданчыгыннан район Мәдәният йортына килделәр. Мәдәният йорты алдында Аксубай "Кулибиннары" үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр, оста куллар хуҗалык итүнең кече формалары өчен үзләре җыйган техника белән таныштырдылар.
Мәдәният йорты фойесында урын алган күргәзмәдә районның кече һәм урта эшкуарлары, агросәнәгать комплекслары продукциясе тәкъдим ителде - Аксубай районында җитештерелгән ипи-булка, кондитер әйберләре, лимонад, макарон, сөт продукциясеннән башлап, коеп ясалган, агачтан җитештерелгән әйберләргә, "Актай" агрофирмасының ат спортындагы уңышлары өчен алган кубокларына кадәр. Ә районның төп залында авыл кешеләренең эшлекле активлыгын күтәрү буенча киңәшмә үтте.
- Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы тулаем төбәк продукциясен җитештерүдә уңай үсеш нигезе булып тора, - дип билгеләп үтте Фәрит Хәйрулла улы. - Ун айда 215,7 млрд. сумлык продукция җитештерелгән, бу 2015 ел дәрәҗәсенә карата 106 процентны тәшкил итә. Гектарыннан 27,3 центнер уңдырышлылык белән, 4,3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. 1,5 миллион тонна сөт, 366 мең тонна ит җитештерелгән. Республика күп төр продукцияне тиешле ихтыяҗдан күбрәк җитештерә. Шул рәвешле республиканың ит белән тәэмин ителеше 111 процент, йомырка - 117 процент, сөт буенча 120 процент тәшкил итте, ә бәрәңге һәм шикәр җитештерү ихтыяҗдан 2,5 тапкырга артты.
Татарстанның кече эшмәкәрлек субъектлары тулаем АПК продукциясенең яртысын диярлек җитештерә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең өчтән бер өлеше асрала. Бюджеттан кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә 10,2 млрд. сум тотылган.
- Быелгысы елда кабул ителгән "ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында"гы закон уңышлы яңалык булды, аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүлеп бирелде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Шунысы куанычлы, гаилә фермалары төзү буенча Татарстан илдә беренче урында. Хәзергесе вакытта бездә аларның исәбе 1182гә җитте.
Татарстанда һәм безнең районда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең уңышлы эшләве моңа дәлил булып тора. Татарстан, шул исәптән безнең районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре турында төшерелгән фильм исә авылда яшәп ничек акча эшләп булу мөмкинлеген күрсәтте. Безнең район эшмәкәрләре - Анатолий Мокин һәм Валерий Сапеев мөгезле эре терлек һәм кош-корт асрау белән шөгыльләнү һәм әлеге эштә дәүләтнең аларга күрсәткән ярдәме турында бүлештеләр.
Район башлыгы Камил Гилманов семинар-киңәшмәдә катнашучыларга Аксубайда кече эшмәкәрлекнең һәм хуҗалык итүнең кече формалары үсеше хакында сөйләде.
- Безнең район икътисады үсешенең нигезе булып - авыл хуҗалыгы, ә төп бурыч булып авыл кешеләре өчен имин шартлар булдыру тора. Шуның өчен хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юлы белән халыкның эшлекле активлыгын күтәрү - безнең район үсешенең төп нигезе, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Районда 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 45 берәмлек фермер хуҗалыгы үз эшчәнлекләрен тормышка ашыра, шуның 28е - гаилә фермалары. Агымдагы елның 11 аенда район авыл хуҗалыгы предприятиеләре 23 мең тонна сөт һәм 2 мең тоннадан күбрәк ит җитештергән. КФХларда бер мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуның 430 ы - сыерлар; 2 мең тоннага якын сөт, 327 тонна ит җитештерелгән.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү хуҗалык итүнең иң өметле алымнарыннан берсе - районның авыл җирлекләрендә 9,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар, анда 10 мең баш мөгезле эре терлек, 9 мең баш сарык һәм кәҗә, 70 меңнән артык кош-корт асрала. 2016 елдан районда май заводы эше яңартылды, ул эш урыннары белән генә түгел, сыерлар асрап, сөт тапшырган халыкны өстәмә табыш белән дә тәэмин итте.
Заря поселогы - районда авыл җирендә яшәүче халыкның активлыгын күтәрүнең ачык мисалы булып тора. Монда 20 шәхси хуҗалыкта 50 баштан күбрәк мөгезле эре терлек, 53 баш сарык һәм 70 дуңгыз асрала. Монда шулай ук Алексей Гуляковның фермер хуҗалыгы уңышлы үсеш алган - быел ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча "КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм" Грантына ия булды.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясаган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республикада авыл хуҗалыгын үстерү, хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыру хакында сөйләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы биш елда Аксубай районы 145 миллион сумнан артык дәүләт ярдәме алды, әлеге сумманың 86 миллион сумнан артыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бүлеп бирелгән.
- Анализлаудан күренгәнчә, продукция сату, азыклар белән тәэмин итү һәм сатып алу бәяләрен билгеләү проблемаларын хәл итү - хуҗалыкларда терлекләр баш исәбен саклауда төп механизм булып тора, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Ул аренда түләүләренә кагылышлы мәсьәләләргә җентекләп тукталды, авыл җирлекләре башлыклары, пайчыларның ышанычлы вәкилләре буларак, авыл кешеләренең хокуклары һәм канунлы мәнфәгатьләре үтәлешен күзәтергә тиешләр, дип ассызыклады.
- График буенча эшләүче, махсус җиһазланган автомашиналардан мобильле сату итүгә хәзерге вакытта таләп зур. Бүгенге көндә субсидияләштерү программасы буенча автолавкаларны үзәктән тәкъдим итү бәрабәренә 507 торак пункт күчмә хезмәт күрсәтү белән колачланган, - дип билгеләп үтте Марат Готыф улы.
Республикада кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләсе семинар-киңәшмәнең төп мәсьәләләреннән берсе булды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ул хуҗалык итүнең кече формаларын тулы күләмдә җәелдерү мөмкинлеге бирмәгән факторларның берсе.
Марат Әхмәтов республикада кооперацияләрне үстерү турында сөйләп, 2017 елда кооперативларның - "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперациясен үстерү" программалары җиңүчеләренең грант суммасын арттыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте.
Чара кысаларында "Иң яхшы авыл җирлеге", "Иң яхшы гаилә фермасы" һәм башка номинацияләр буенча бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Безнең районнан Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова һәм Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова - "Терлекләр баш санын саклау" һәм "Маллар исәбен арттыру", Рәмис Закиров - "Иң яхшы ярдәмче хуҗалык", Анатолий Мокин - "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Нет комментариев