Тәрбия – уңыш нигезе
Уңыш язмышы турыдан-туры мөһим агрочараларның берсе булган чәчүлекләрне тәрбияләүгә бәйле. Бу көннәрдә район кырларында чәчүлекләрне чүп үләннәр һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү буенча комплекслы эш алып барыла. Саклагыч процедуралар утыз ике мең гектардан артык мәйданда үткәрелгән. Шуның белән беррәттән бөртекле культураларны тамырдан тыш тукландыру да бара. Бу агрочара бүгенге...
Уңыш язмышы турыдан-туры мөһим агрочараларның берсе булган чәчүлекләрне тәрбияләүгә бәйле.
Бу көннәрдә район кырларында чәчүлекләрне чүп үләннәр һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү буенча комплекслы эш алып барыла. Саклагыч процедуралар утыз ике мең гектардан артык мәйданда үткәрелгән. Шуның белән беррәттән бөртекле культураларны тамырдан тыш тукландыру да бара. Бу агрочара бүгенге көнгә, планда каралган егерме өч мең гектарның унҗиде мең гектардан артыгында үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев