Терлекләрне авырулардан сакларга
АПК: эш-мәшәкатьләр

Терлекләрне авырулардан сакларга

Йорт хайваннары куркынычлы йогышлы авыруларга тиз бирешүчән. Хәзерге вакытта нодуляр дерматит турында күп сөйлиләр. Без бу авыруга бәйле аңлатма бирүен сорап Алексеевск территориаль бүлеге буенча дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеевага мөрәҗәгать иттек. Күптән түгел күрше Оренбург өлкәсендә мөгезле эре терлекләрнең йогышлы дерматит авыруы, икенче төрле әйткәндә, нодуляр дерматит буенча ике...

Йорт хайваннары куркынычлы йогышлы авыруларга тиз бирешүчән.

Хәзерге вакытта нодуляр дерматит турында күп сөйлиләр. Без бу авыруга бәйле аңлатма бирүен сорап Алексеевск территориаль бүлеге буенча дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеевага мөрәҗәгать иттек.

Күптән түгел күрше Оренбург өлкәсендә мөгезле эре терлекләрнең йогышлы дерматит авыруы, икенче төрле әйткәндә, нодуляр дерматит буенча ике уңышсыз пункт теркәлгән. Анализга алынган биологик материаллар диагнозны дәлилләгән. Шуңа бәйле авыл җирлекләре территорияләрендә чикләү чаралары, уңышсыз пунктларда бернчел чираттагы чаралар кулланыла.

- Бу нинди авыру?

- Ул мөгезле эре терлекләр арасында күзәтелә торган йогышлы авыру. Бу авыруга бизгәк тоту, тән температурасының 40-41 градуска җитүе, тире асты тукымасының һәм органнарның ялкынсынуы, тире төерчекләре барлыкка килү, күзләрнең, сулыш алу һәм ашкайнату трактлары элпәләренең зарарлануы кебек билгеләр хас. Мөгезле эре терлекләр белән беррәттән, нодуляр дерматит белән сарыклар һәм кәҗәләр дә авырый. Авыру төрле яшьтәге терлекләргә йога ала. Кеше исә вируска бирешми. Канэчкеч бөҗәкләр, черкиләр, чебеннәр аны таратучылар булып тора. Вирусны кошлар да таратырга мөмкин дигән фикер дә бар. Әйләнә-тирә мохиткә вирус йолкынган, чукылган зарарлы тире кисәкләре, сөт, селәгәй һ.б. белән эләгә. Авыруны дәвалау алымнары әлегә эшләнмәгән. Авыруны китереп чыгару очракларын кисәтү, вакцинацияләү профилактикалауның күпкә нәтиҗәлерәк алымы санала.

- Хайваннарны бу авырудан саклар өчен нәрсә эшләргә соң?

- Авыруны профилактикалау һәм аның безнең районда таралуына юл куймас өчен үз хуҗалыкларында маллар асраган барлык гражданнарның үтә дә уяу булулары һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәүләре сорала: сатып алынган терлекләр, яңа туган яшь терлекләр, малларны чалу һәм сату турында дәүләт ветеринария күзәтүе һәм җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә, ветеринария белгечләре таләбе буенча малларны диагностик тикшерү үтәргә һәм вакцинацияләүгә алып килергә. Шулай ук гражданнар малларның көтмәгәндә үлеп китүе яки берүк вакытта берничә терлекнең үлем очрагы күзәтелгәндә бу хакта ветеринария белгечләренә җиткерергә тиеш.

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитның клиник билгеләре күзәтелгән очракларда ашыгыч рәвештә районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Ветеринарлар белән 8 (84344) 2-71-58 телефоны буенча элемтәгә керергә була.

Фото


Нет комментариев