Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Татарстанда кош гриппы табылган

ТРның ветеринария хезмәте мәгълүматлары буенча, Лаеш районында "Лаеш кошчылык комплексы" ҖЧҖ территориясендә югары патогенлы кош гриппы ачыкланган. Әлеге куркыныч авыруның безнең район территориясенә дә таралуына юл куймас өчен Дәүләт ветеринария хезмәте Лаеш районыннан кошлар сатып алмаска киңәш итә. Шулай ук кошларны һәм кошчылык продукциясен сатып алганда сатучылардан ветеринар-белешмә документлар таләп...

ТРның ветеринария хезмәте мәгълүматлары буенча, Лаеш районында "Лаеш кошчылык комплексы" ҖЧҖ территориясендә югары патогенлы кош гриппы ачыкланган.

Әлеге куркыныч авыруның безнең район территориясенә дә таралуына юл куймас өчен Дәүләт ветеринария хезмәте Лаеш районыннан кошлар сатып алмаска киңәш итә. Шулай ук кошларны һәм кошчылык продукциясен сатып алганда сатучылардан ветеринар-белешмә документлар таләп итегез, кошларны урамга чыгарып йөртмәскә. Районның ветеринария берләшмәсе гражданнарның рөхсәтсез кош-корт һәм кошчылык продукциясен сату фактлары, кошларның кинәттән күпләп үлү очраклары турында 2-72-51, 8 986 923 48 55 телефон номерлары буенча хәбәр итүләрен үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев