Сөт җитештерү буенча республика нәтиҗәләреннән чыгып караганда безнең район күрсәткечләренең арта баруы күзәтелә. Бу көннәрдә районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында 61 тонна сөт савып алына, үткән елда бу күрсәткеч 55,3 тоннаны тәшкил иткән. Процентларда чагыштырганда - үткән ел күрсәткеченә карата 111 процент. Районның һәр терлекчесе яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә үз өлешен кертә. "Аксубай"...
Сөт җитештерү буенча республика нәтиҗәләреннән чыгып караганда безнең район күрсәткечләренең арта баруы күзәтелә.
Бу көннәрдә районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында 61 тонна сөт савып алына, үткән елда бу күрсәткеч 55,3 тоннаны тәшкил иткән. Процентларда чагыштырганда - үткән ел күрсәткеченә карата 111 процент. Районның һәр терлекчесе яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә үз өлешен кертә. "Аксубай" агрофирмасының "Луч", "Сөнчәле", "Баланда" бүлекләренең товарлыклы-сөтчелек фермалары үткән ел күрсәткечләрен күпкә арттыралар. "Аксу Агро" агрофирмасының терлекчелек фермаларында үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тоннага артыграк сөт савып алына. "Колос" ҖЧҖ, "Сөлчә" ҖЧҖ терлекчеләре сөт җитештерү күрсәткечләрен күпкә артырганнар - узган ел дәрәҗәсенә карата138 һәм 108 процент.
Нет комментариев